Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, хокук саклау органнары ветераннары! Сез халыкның тынычлыгын һәм иминлеген, җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча үзегезгә йөкләнгән бурычларны намус белән үтисез. Тормышыгызны көн саен куркыныч астына куеп, сез кануннарны бозучылар белән көрәштә үзегезнең һөнәри һәм гражданлык бурычларыгызны намус белән башкарасыз. Җинаятьчелек белән көрәштә дә алгы сызыкта барасыз. Авыр вакытларда гражданнар ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәләр һәм һәрвакыт яклау табалар. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, җәмәгать тәртибе сагындагы хезмәтегездә яңа уңышлар телим.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html