Тормышыбызга электрон хезмәтләр көннән-көн ныграк үтеп керә. Өлкәннәр дә заман агымыннан калышмасын өчен, аларны компьютер серләренә өйрәтәләр. Азнакай Пенсия фонды идәрәсе дә 1 октябрьдән өч мәктәптә укулар оештырган. Әле тагын сәламәт тормыш нигезләре, психология нигезләре һәм туган як тарихы буенча да өлкәннәрнең белемен тирәнәйтергә җыеналар.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html