“Роза ветров” халыкара конкурсының Мәскәүдә узган икенче турында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясадылар. Ләйлә Дәбихуллина (укытучысы – З.Еникеева) – беренче дәрәҗә, Әмин Шакиров (И.Шакирҗанова) – икенче дәрәҗә, Разалия Бәдретдинова һәм Ләйсән Гайфиева (Л.Газизова)өченче дәрәҗә дипломант булдылар. Аларны Хөкүмәт йортының концертлар залында узган гала-концертында тантаналы төстә бүләкләделәр.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html