Азнакайда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

     Юл ашыгуларны кичерми. Көзге пычракларда җәяүлеләрдән дә, машина йөртүчеләрдән аеруча дә саклык сорала. Шәһәребездә 8 ноябрьдә булган юл һәлакәте моны тагын бер кат раслый. Азнакай ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, бу көнне 18 сәгать 30 минутта М.Җәлил урамыннан Шәйхетдинов урамына таба әйләнгеч юлдан баручы “ВАЗ-21093” автомобиле хуҗасы светофорсыз җәяүле сукмагыннан чыгучыны бәрдерә. Алган җәрәхәтләрдән Азнакайда яшәүче 1970 елда туган ир кеше урында һәлак була.

    Машина йөртү стажы 1 ел да 7 ай гына булган 1990 елгы машина хуҗасы быел гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 8 тапкыр админстратив җаваплылыкка тартылган булган. Шулар эчендә җәяүле белән бәйләнешлесе дә бар.

    Менә шуннан соң: “Мин хаклы”, - дип юлны ышанып чыгып кара!

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International