Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертә. Октябрь аенда авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында уздырылган “Без сәламәт тормыш яклы” дигән конкурс моның бер ачык мисалы.
- Бу бәйгедә авыл яшьләре катнашты. Беренче тур 8 зонада үтте. Аларның чыгышын тамашачылар да яратып карады. Кайбер коллективларның режиссерлык табышлары сокландырды, - ди район-шәһәр Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.
Жюри иң беренче чиратта чыгыш ясаучыларның һөнәри һәм башкару осталыгына, программаларының эчтәлегенә игътибар иткән.
Йомгаклау турына 7 коллектив: Сукаеш, Уразай, Үчәлле, Балтач, Ирекле, Әсәй, Мәсгут мәдәният йортлары коллективлары чыккан. 30 октябрьдә Әсәй мәдәният йортында конкурска йомгак яалган һәм җиңүчеләр бүләкләнгән.
Беренче урынны быел сукаешлылар һәм уразайлылар яулаган.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html