Азнакай спортчысы Мәннәф Хөҗҗәтов Россия җыелма командасы составына керде

2014 елның 14 ноябре, җомга

Күптән түгел Ялтада узган җәйге полиатлон буенча дөнья чемпионатында Татарстан командасы составында райондашыбыз Мәннәф Хөҗҗәтов та катнашты. Команда зачетында татарстанлылылар икенче урынны яуласа, шәхси зачетта легендарь якташыбыз көмеш медаль отты һәм Россия җыелма командасы составына кертелде. Әлеге ярышта алты чит илдән һәм Россиянең егермеләп төбәгеннән спортчылар көч сынашты.

Источник: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International