Тыл ветераннары

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

    Вәлиева Кәфия Зәйнулла кызы Азнакай районы, Күктәкә авылында 6 балалы урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Бергә тәгәрәп үскән туганнар арасыннан бүгенге көндә Тымытык авылында яшәүче, сенлесе  исән.

    Сугыш башлана. Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә. 1940 елдан алып 1945 елга кадәр күрше Тымытык район һастаханәсендә санитарка булып эшли. Кич утырып  сугышчыларга оекбаш, бияләй бәйли…Бик авыр була, Бөек жиңүне якынайту өчен тылдагылар  көнне төнгә ялгап тир түккәннәр, тырышканнар, барлык авырлыкларга  да түзгәннәр.

     1945 елда Туймазы  шәһәренә китеп, агач складында эшли башлый. 1950 елда Туймазы егетенә кияүгә чыгып  бердәнбер малаен  Фәритне  алып кайта. Томышлары  барып чыкмый, 5 айлык малае белән кире Тымытык авылына кайтып төпләнә Кафия Зайнулловна. Кабат кияүгә чыкмый, пенсиягә киткәнче  ДОК та эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

     Бераздан, сәламәтлеге сизелеп начарлангач, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә социаль ярдәм күсәтүче сорап мөрәҗәгат итә. Аңа 1997 елдан алып  бүгенге көнгә  кадәр 17 ел стаҗы булган социаль  хезмәткәр Султанова Даима  Мирхатимовна хезмәт күрсәтә.

     Яшь бара, алай да Кафия Зайнулловна бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул.

    Азнакайда яшәүче улы, килене Галия, 2 оныгы хөрмәтен тоеп яши Кәфия Зайнулловна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International