Синең кешеләрең, Азнакай!

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Биек тауга күтәрелгән саен манза­ра киңрәк ачыла: еракларга илтүче юллар, бормаланып агучы елгалар тасма кебек кенә, йортлар кечкенә генә булып күренә. 91 не узу да шу­лай тау түбәсендә торуга тиңдер ул. Тәҗрибә, акыл тупланган, дөньяны дер селкетеп эшләгән чаклар түбәндәрәк калган. Үткән көннәреңә карап хозурланасың, сокланасың. Татарстанның Атказанган Галимҗан абый Кәрәмов хезмәт һәм тормыш юлын сокланырлык итеп үткән.

... Галимҗан Кәрәмов ту­мышы белән Минзәлә районы Сәмәкәй авылын­нан. Җиде класс белем алган яшүсмер хезмәт юлын туган колхозында баш­лый. Бөек Ватан сугышы башлангач, яшьтәшләре белән Сталинск шәһәренә хәрби хезмәткә әзерлек үтәргә чакыра­лар. Бераздан яшь егет сугышка китә, Үзәк фронтта хезмәт итә. Ватанның аза­тлыгы өчен батырларча көрәшкән егет өч тапкыр каты яралана.

– Мина тавышлары әле дә колакта чыңлый, күкерт исен бүген дә тоям, – дип искә ала ул вакытларны кичәге сол­дат.

    Җиңүне Галимҗан Эстониядә кар­шылый. Сугышта күрсәткән батырлы­клары өчен 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Халыклар дуслыгы ор­деннары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Туган ягына кайтып төшкәннән соң, башта авылда клуб мөдире, соңрак авыл Советы секрета­ре булып эшли. Хуҗамәт авылы сы­луы Саҗидә белән танышып-кавыша­лар. Галимҗан Кәрәмов Казан финанс техникумына көндезге бүлеккә укырга кергәндә, гаиләне шатландырып, кыз­лары Гөлшат дөньяга килгән була. – Ул чагында янымда ышаныч­лы терәгем – тормыш иптәшем булу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте, – дип искә ала ул елларны юбиляр. Ки­леп туган авырлыклар алдында яшь гаилә һич кенә дә баш ими. 1953 елда Галимҗан абый Калинин банкына эшкә килә, берничә елдан Апас банкында җитәкче булып эшли. Урау тормыш һәм хезмәт юллары үтеп, Кәрәмовлар Азна­кайга килеп төпләнә. Монда Галимҗан абый 23 ел дәвамында Дәүләт банкын җитәкли. Нәтиҗәле хезмәте Мактау грамоталары, медальләр, «Дәүләт бан­кы отличнигы» күкрәк билгесе белән билгеләнә.

    Галимҗан абый яшәү дәртен һәм мәгънәсен югалтма­ган, һәр туган яңа көнгә сөенеп яши. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 65 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Кәрәмовлар – шәһәребезнең тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе. Алар өч кызлары – Гөлшат, Лилия һәм Гүзәл өчен сөекле әти-әни, 6 онык һәм 4 оныкчыклары өчен яраткан әби белән бабай да. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International