ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Н. Мөхәмәдиев халыкны кабул итте

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

     Узган атна җомгасында “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлегендә “Татнефть” ААҖ нең кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итү үткәрде. Депутатка азнакайлылар нигездә шәхси гозерләре белән мөрәҗәгать итте. Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыятеннән җитди авырулы балаларны сәламәтләндерүгә; шәхси эшмәкәрләр техник җиһазлар алуга ярдәм сорап килгән иделәр.

      Сораулар арасында төрлесе бар. Хәтта декрет ялында утыручы кайбер әниләр бала карау өчен бирелә торган пособиене 3 яшькә кадәр түләтү кебек проблеманы да күтәреп чыктылар.

     Аерым коллектив, берләшмә адресыннан да мөрәҗәгать итүчеләр булды. Ветеран Әсгать ага район матрослар оешмасына – бина; ә районыбыз яшь хоккейчыларының әти-әниләре команданы саклап калуда финанс ярдәме сорап килгәннәр.

     Рөстәм Нәбиулла улы райондашларыбызның һәммәсен зур игътибар белән тыңлап, эчкерсез аралашып, мәсьәләне тирәннән өйрәнергә һәм булышырга вәгъдә бирде. Әлеге уңайдан конкрет чаралар да билгеләнде.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International