"Ак калфак" татар хатын-кызларының район оешмасы гаилә статусын күтәрү турында сөйләште

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

Бүген республикада яңа гына гаилә корган 10 парның 6 сы аерыла. Ә бит гаилә җимерелүнең тагын да аянычлы нәтиҗәсе - балаларның ятимлектә, тормыш авырлыкларында калуы. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә бүгенге көндә исәптә торган 64 гаиләнең күбесе тулы булмаган гаиләләр. "Ак калфак" татар хатын-кызларының район оешмасы советының чираттагы киңәшмәсендә алар һәм КДНда исәптә торган 74 яшүсмер белән җитди эшләү, тыгыз элемтә булдыру кирәклеге хакында сүз барды, бу нәүбәттән конкрет бурычлар билгеләнде. Гаиләнең статусын күтәрү, аны ныклы итүдә "Димчеләр клубы"на да зур өметләр баглана.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International