20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме күрсәтү көне үткәрелә. Бу көнне Азнакай нотариаль округы нотариуслары балаларга юридик ярдәм күрсәтә, ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә балаларның хокуклары, опеканың һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик аспектлары буенча консультация бирә.
Сорауларыгыз булса, 20 ноябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлегенә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче катында) 9.00-11.00 һәм 15.00-17.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә аласыз. Белешмәләр өчен тел. 7-01-92.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html