Ишеттегезме?

2014 елның 21 ноябре, җомга

     Районыбызда татар халкының милли-гореф гадәтләрен барлау һәм ныгыту  өстендә “Ак калфак” һәм хатын-кызлар Советы оешмалары актив эшчәнлек башлады. Алар халкыбызның борынгыдан килгән димчелек йоласын кайтаруга да зур игътибар бирәләр. Әлеге матур йоланы саклау һәм үстерү нияте белән 25 ноябрь көнне Азнакай шәһәренең ЗАГС бинасында 17.35 сәгатьтә “Пар канаталар” клубы ачыла. Шул ук көнне шәһәр һәм район мәдәнияте йортында 18.00 сәгатьтә “Әйдәгез, кавышыйк!” исемле чара үткәреләчәк. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International