Сөнгатова Тәскирә Гарафетдин кызы Бакалы районы Сөендек авылында 9 балалы крестьян гаиләсендә деньяга килгән. Бергә тәгәрәп үскән туганнары арасында бүгенгесе көндә бер үзе генә исән. Сөендек авылы урта мәктәбендә 4 сыйныф белем ала. Сугыш башлана. Ир - егетләр сугышка китеп беткәч, колхоз эше бетенләе белән хатын-кыз җилкәләренә төшә. Бирешмәскә кирәк! Барлык сугыш чоры балаларына хас булганча, кечкенәдән үк ир-атлар гына күтәрә алырдай авыр тормыш йөген үз җилкәсендә күтәрә Тәскирә Гарафетдин кызы. Басуда җир сөргән вакытта сабанга эләгеп аягын да имгәтә ул.
1946 елда Азнакай районы Югары Стәрле авылы егете - фронтовик Тәлгат белән тормыш корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре - балалары дөньяга килә: Зөләлә, Әнәс, Зөләйха, Рәис, Флюр. Каенсеңлесе вафат булгач, аның улы Айратны да үз сыена ала.
Күп балалы ана буларак 50 яшеннән пенсиягә чыкканнан соң да эле, күп еллар, тормыш иптәше белән умартачылыкта эшли Тәскирә апа. Тырыш хезмәте ечен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә. 2008 елны 62 ел бергә гомер иткән томыш иптәшен бакыйлыкка озата.
Яшь бара, алай да бирешми, куңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп, сугьшта катнашучының тол хатыны буларак 2012 елда Азнакай шәһәрендә алган фатирында тулы тормыш алып барырга тырыша. Тәскирә Гарафетдин кызы әле дә өйдә тик кенә утыра торганнардан түгел, булдыра алганча өй эшләрен үзе башкарырга тырыша. Балалары да, оныклары да бервакыт та аны ялгызын гына калдырмыйлар. Һәрвакыт якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши ул.
Тәскирә Гарафетдин кызы 12 оныкның һәм 22 оныкчыкның яраткан әбисе.
Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>