Машина тукта!

2014 елның 28 ноябре, җомга

Район юлларында  һәлакәтләрнең артуы зур борчу тудыра.  Аларда, нигездә, җәяүлеләр  зыян күрә. Мәсәлән, соңгы ике атна ярым вакыт эчендә генә дә  дүрт транспорт һәлакәтендә дүрт җәяүле зыян күргән. Аларның  өчесе вафат булып, берсе тән җәрәхәтләре алган.  8 ноябрьдә  Шәйхетдинов  урамы юлында бер җәяүлене бәрдерәләр. Ул алынган җәрәхәтләрдән урында  вафат була.  Җәяүленең үлеме белән тәмамланган  икенче юл фаҗигасе 14 ноябрьдә Актүбә бистәсендә була. Шул ук көнне бистәнең Губкин урамындагы  юл һәлакәтендә дә  җәяүле авыр тән җәрәхәтләре ала.  26 ноябрьдә Акташ-Азнакай юлында юлны аркылы чыгучыны да бәрдерәләр.  Ул да урында ук вафат була.  Өч очракта да машина йөртүчеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгын  тәэмин итүче тизлекне сакламыйлар.


чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  
http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International