Азнакайлылар үзләренең сорауларына төпле җавап таптылар

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

  “Бердәм Россия” сәяси партиясенең 13 еллыгы уңаеннан җирле бүлекчә башкарма комитеты бу көнне депутатлар, администрация вәкилләре, структур подразделение, оешма җитәкчеләре, белгечләр тарафыннан гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итүне   оештырды.

Көне буена сузылган чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Руслан Мөгътәсимов, Россиянең Азнакай районы буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гөлнара Садыйкова гозер белән килүчеләрнең шактый гына үтенечләрен урында ук хәл иттеләр, проблеманы ачыклау яки аны чишәр өчен вакыт таләп ителгәннәренә, мәсьәләгә ачыклык кертү кирәк булганнарына җавап бирү өчен аерым көн билгеләделәр.


Ә сораулар күп һәм төрле юнәлешләрне үз эченә алган иде. Араларында Россия гражданлыгын алу, шәхси фермер хуҗалыгын үстерү буенча республика программасында катнашу, эшкә урнашу, район үзәк сырхауханәсендә заманча аппаратларның җитешмәве кебек җитдиләреннән алып күпкатлы йорт каршында электр уты янмавы, авылдагы аерым бер шәхси йортка Интернет кертү кирәклеге ише  гади чишелештәгеләре дә булды. Шуңа да карамастан, гозер белән килүчеләрнең һәрберсе үзләренең сорауларына канәгатьләнерлек һәм төпле җавап таптылар.


– Сәясәтче, җитәкче өчен иң мөһиме – халык белән турыдан-туры аралашу-аңлашу, үзара элемтә булдыру. Без бер генә мизгелгә дә сайлаучылар ышанычын югалтырга тиеш түгел, – диде Марсель Шәйдуллин очрашу азагында журналистларга биргән интервьюсында.

 


Наил АБДУЛЛИН

Источник: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International