5 декабрь көнне Кәкре-Елга мәктәбе спорт залында Әфган сугышында батырларча һәлак булган Кәтем егете Мөдәрис Сәхбиев истәлегенә багышланган авыл укучылары арасында волейбол ярышлары булып узды. 7 команда катнашты: Кәкре-Елга, Сарлы, Тымытык, Чубар-Абдул, Җиңү бистәсе, Урманай, Чалпы авылларыннан. Район хәрби комиссариты вәкилләре буларак, Кәкре-Елгада туып үскән, Дәүләтшин Әлфис Хәбип улы, Азнакай “ФОРПОСТ” җитәкчесе, Әфган сугышында катнашкан Айрат Батыров укучыларга теләкләрен җиткерделәр, командаларны бүләкләделәр. Өченче урында Чалпы, 2 урын Урманай командалары, 1 урын һәм күчмә кубокны Кәкре-Елга командасы яулады. “Иң яхшы уенчы” дипломын Урманай укучысы Ганиев Алмаз алды.
Чараны оештыруда зур өлеш керткән өчен: “ООО Марс “ җитәкчесе Зарипов Р.Ш., Кәкре-Елга авылы җирлеге башлыгы Мөхәмәтҗанов И.М., командаларны транспорт белән тәэмин итүче Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Зарипова Э.Й., хәрби комиссариат җитәкчесе Камалев Р.Ә., матур уен күрсәткән, барлык катнашкан командаларга зур рәхмәт!
Кәкре-Елга авыл мәктәп директоры