Юлдагы һәлакәт

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

    Узган атнаның шимбә кичендә Микулино авылының үзәк урамы аша чыкканда бер хатын-кызы “УАЗ” машинасы бәрдерә...

    Якынча тикшерү гомәме буенча, автомобиль йөртүче бозлавыклы юлда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлекне сакламаган, ә каза күрүче, кичке караңгылыкта автомобиль йөртүченең тирә-якны күрү мөмкинлеге чикләнгән булуын исәпкә алмыйча, тиешле булмаган урыннан юлны аркылы чыккан. Дәвалау учреждениесенә илткәндә каза күрүченең гомере өзелә...

    Криминаль хәбәрләрдә аерым билгеләп үтелмәсә дә, җәяүлеләр белән булган һәлакәт очракларының күбесе  аларның тиеш булмаган урыннан юл аркылы чыкканда үз-үзләренә артык ышанычы, башка юл йөрү хәрәкәтендә катнашучыларга карата битарафлыгы аркасында килеп туа төсле. Бу бигрәк тә язгы-көзге явым-төшем, иртәнге-кичке эңгер-меңгер, караңгылык – автомобиль йөртүченең тирә-якны күзәтү мөмкинлеге чикләнгән вакытта күзәтелә. Чөнки машинаның якынга яктырту фарасы шоферга җәяүлене нибары 25-30 метр арадан, ә инде киемдәге яктылык кайтаргыч элементлар юл аша чыгучыны 130-140  метрдан күреп алу мөмкинлеге бирә. Ни кызганыч, соңгысы җәяүлеләр арасында әлегә киң кулланыш тапмый.

    Статистика күрсәткәнчә, быел гына да район юлларында җәяүлеләр һәлакәтенә китергән биш очракның дүрте тәүлекнең караңгы чорында  булган. Юл йөрү кагыйдәләрен автомобиль йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә бердәм үтәсә, “мин дөрес” дип күкрәк киереп машина астына кермәсә яки җәяүле өстенә менмәсә, күбрәк бер-берсенә юл куйса, мондый аяныч хәлләр дә булмас иде.

 

Наил АБДУЛЛИН

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International