Сак булыгыз, алдакчылар!

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Җиңел кәсеп белән акча эшләүчеләр ысулларның әледән-әле яңаларын уйлап чыгарып кына тора. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы – боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә.

     Узган атнада Азнакайда яшәүче берәү дә караклар кулыннан шактый гына зыян күрә. Интернет челтәренә куелган белдерү буенча А. компьтер техникасы сатып алырга уйлый. Күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып, ул үзе акча күкерәсе банк картасының номерын атый. Бераз вакыттан “компьютер сатучы” пин-кодка да ия була һәм каза күрүченең картасыннан 12180 сум акчасын салдырып ала. Үзенең саксызлыгы, таныш булмаган затларга ышанучанлыгы нәтиҗәсендә, А. акчадан да, компьютердан да колак кага.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International