“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсына әзерлеккә старт бирелде һәм аның зона этабы бу юлы Азнакайда 15 гыйнварда узачак.
Районыбызның гүзәл затлары үзләрен “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галим”, “Минем язмышым – минем һөнәрем”, “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Өченче буын героинясы”, “Елның үрнәк хатын-кызы”, ә ир-егетләр “Олы йөрәкле ир-егет”, “Лидер ир-егет” ноиминацияләрендә үз көчләрен сыный ала.
Конкурста катнашу өчен материаллар 30 декабрьгә кадәр Ленин урамы, 14 нче йортта (2 нче кат) кабул ителә. Тулырак белешмәләрне 7-22-74 телефоны аша алырга мөмкин.
Район турында җиңүчеләр зона турына уза дип хәбәр итә оештыру комитеты.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html