Татарстанда иҗади бәйге уздырыла

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Россия рәссамнәр берлегенең Татарстан бүлеге, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иттеләр.

Бәйгенең максаты һәм бурычлары

     Татар хатын–кызының гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтимагый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби әсәрләрдә чагылдыру – бәйгенең төп максаты.

Бәйгенең төп юнәлешләре:

- татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау;

- үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;

- бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү;

-аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны, бәйрәмнәрне саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлау.

Үткәрү шартлары.

Бәйгегә төрле жанрларда (тематик картина, портрет, пейзаж) иҗат ителгән картиналар кабул ителә. Ясау ысулы (техникасы) чикләнелмәгән (майлы буяу белән ясалган әсәрләр, графика, декоратив-гамәли сәнгать, костюм һ.б.).

Бәйгедә Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче авторлар катнаша ала. Конкурс 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 1 мартына кадәр уза:

эшләр кабул итү – 2014 елның 10 октябреннән 2015 елның 20 мартына кадәр;

жюри эше, җиңүчеләрне билгеләү – 2015 елның 28 мартына кадәр.

Бәйге өчен Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җаваплы.

Бер автордан моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән өр-яңа ике генә әсәр кабул ителә. Тапшырылган эшләргә бәйгедә катанашу өчен гариза һәм автор турында кыскача мәгълүмат өстәлә.

Таләпләргә туры килмәгән иҗат эшләре бәйгедә катнаша алмый.

Эшләр кабул итү комиссиясенә тапшырыла.

Жюри составына Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, рәссамнәр, сәнгать белгечләре, журналистлар керә. Жюри әгъзалары конкурста катнашмый.

Иң яхшы дип табылган әсәрләр апрельдә күргәзмәгә куелачак.

Бүләкләү.

Җиңүчеләр Бөтендөнья татар хатын–кызларының чираттагы III форумында бүләкләнәчәк.

1 нче урын өчен – 50 мең сум;

2 нче урын өчен – 40 мең сум;

3 нче урын өчен – 30 мең сум.

 

Премия алган авторларның әсәрләре Бөтендөнья татар конгрессына тапшырыла.

Оештыру комитеты

Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрне 2015 елда 24-нән 31-нче мартка кадәр

түбәндәге адрес буенча китерә аласыз:

Казань, ул. Дзержинского д.27. Музей Амира Мазитова.

Тел.: 264-35-22

Аскарова Наиля Масхутовна

Белешмәләр өчен: Султанова Рауза Рифкатовна, т. 89600399358; e-mail: rauzasultan.art@mail.ru

Идрисова Кадрия Раесовна  т. 8 987 291-24-28; ak.kalfak@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International