Азнакайдан Сергей Михайлов Мәскәүдә Кремль чыршы бәйрәмендә катнашачак

2014 елның 20 декабре, шимбә

Укуда тырышсаң, сәнгатьтә, спортта казанышларга ирешсәң, төрле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү яуласаң Яңа ел алдыннан көтелмәгән бүләк алырга да мөмкинсең. Районыбыздагы әнә шундый уңган-булган 41 укучы 21 декабрьдә Казанда Президент чыршысына барачак. Ә Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сергей Михайлов Мәскәүдә Кремль чыршы бәйрәмендә катнашачак. Ул узган уку елында математика буенча республика олимпиадасында беренче урынны яулаган иде.

Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International