“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлегендә Рөстәм Мөхәммәдиев халыкны кабул итте

2014 елның 20 декабре, шимбә
17 декабрь көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бүлмәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә, гозер, киңәш, тәкъдим белән килүчеләрне кабул итте.
 
Ул көнне депутат янында шәһәрдән, Актүбә бистәсеннән, авыллардан килгән уннан артык кеше булды. Араларында авыру балаларын, оныкларын дәваларга ерак шәһәрләргә алып бару, социаль юнәлештә эшчәнлек итүче оешма-учреждение  биналарында башланган ремонт эшләрен төгәлләү өчен матди ярдәм сораучы  әти-әниләр, әби-бабайлар, җитәкчеләр, шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр, хәтта моннан алдагы очрашудан соң алган  ярдәм өчен рәхмәт белдерергә килүчеләр дә бар иде.
 
Дәүләт Советы депутаты сайлаучыларның һәрбер соравын дикъкать белән тыңлады, кайберләрен очрашу барышында ук хәл итте. Ә инде җитди өйрәнү сорый торганнарына җавапны үзенең ярдәмчесе аша якын арада җиткерәчәген белдерде. 
 

Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International