Быел Яңа ел каникуллары 11 көнне тәшкил итәчәк, 1-11 гыйнварда россиялеләр рәхәтләнеп ял итә ала.

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Россиялеләргә озын Яңа ел каникуллары туйдыра башлаган. Әгәр былтыр аларны 70 процент кеше хупласа, бүген исә андыйлар 57 процентка гына калган. Моны Superjob.ru тикшеренүләр порталы ачыклаган.

     Озын Яңа ел каникуллары яшьләр арасында (71 процент) аеруча популяр. Олырак яшьтәгеләрнең бары 47 процентының гына, каникулар турында ишеткәч, “башлары күккә тия”. Шунысы да бар: ял итүчеләр генә түгел, Яңа ел каникулларында эшләүчеләрнең кайберләре аеруча шатлана. Күңел ачу өлкәсендә эшләүчеләр “акча эшләчәкмен”, дип өметләнә.
    Яңа ел каникулларын ир-атларга (53 процент) караганда, хатын-кызлар (61 процент) күбрәк ярата.
    Сораштырылучылар арасында әлеге каникулларны кыскартырга кирәк, дип фикер йөртүчеләр – 23 процент. Респондентлар моны үзләренчә аңлата. Яңа ел каникулларында да эшләүчеләр, ясле-бакчалар эшләмәү сәбәпле, балаларын кайда калдырырга белми. Өлкән буын исә халыкның сәламәтлеге өчен борчыла. “Аннан соң эчүчеләр күп, дип зарланабыз”, – ди алар. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр дә озын яллар табыш китерми, дип зарлана.
    Финанс өлкәсендәге хезмәткәрләрнең бу вакытка – исәп-хисап тоту вакыты, студентларның - сессиясе туры килә. Шуңа күрә бу ике категория дә Яңа ел каникуллары дип шатланырга ашыкмый. Бакчачылар Яңа ел каникулларын май бәйрәмнәренә күчерү яклы. Сораштырылганнарның 13 проценты бу ялларга исә нейтраль карашта. Мондыйлар, гадәттә, эш сменалары туры килеп, Яңа ел каникуллары вакытында да хезмәт куючылар.
     Россиялеләрнең 7 проценты әлегә бу сорауга җавап бирә алмый. Кемдер эш рухын югалтырга теләми. Калганнар исә “Акча булса, 11 көн ял итү дә авыр булмаячак”, – дип саный.
     Быел Яңа ел каникуллары 11 көнне тәшкил итәчәк, 1-11 гыйнварда россиялеләр рәхәтләнеп ял итә ала.

 

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/39864-ya%D2%A3a-el-kanikullaryi-populyarlyigyin-yugalta.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International