Тымытык кызы Даймә...

2014 елның 26 декабре, җомга

       Галиева Дайма Харисовна  Азнакай районы Чалпы  авылында дүрт балалы крестьян гаиләсендә туып үсә. Алар арасыннан энесе Әсләм исән. Туган авылында 7 сыйныф белем алганнан соң колхозда төрле эштә эшли.

       Бер төркем кызлар белән Даимәне дә Бөгелмә МТСына укырга җибәрәләр.1943 елдан алып 1958 елга кадәр Чалпы колхозында  комбайнер булып эшли.

    1949 елда сугыш кырынннан яраланып кайткан авылдаш егете Абдулла белән кавышып тормыш корып жибәрәләр. Мәхәббәт жимешлэре булып балалары дөньяга килә:

-1952 елгы  улы - Ясир - Җәлил бистәсендә яши, пенсионер;

-1955 елгы улы - Фәрит- Азнакайда  яши, нефть чыгаруда эшли ;

-1958 елгы кызы - Мәдинә- Тымытык авылында яши, 35 ел стаҗлы укытучы;

-1961 елгы кызы Әлфия- Азнакай шәһәрендә яши, АПТС та эшли;

            Галиева Дайма Харисовна  пенсиягә чыкканчы бик күп еллар медицина системасында кер юучы, аннан соң даруханәдә җыештыручы булып эшләп пенсияга чыга. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

          Яшь бара, алай да бирешми,  күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша  ул. Дайма Харисовна  әле дә өйдә тик кенә утыра торганнардан түгел,  булдыра алганча өй эшләрен үзе башкара. 2011 елда сугышта катнашучының тол хатыны буларак Азнакай шәһәрендә фатир алган, авылда яшәүне кулай күреп күбрәк кызы Мәдинә янында яши. Балалары да, оныклары да беркайчан аны  ялгызын гына калдырмыйлар. һәрвакыт якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши ул. Галиева Дайма Харисовна  8 оныкнын, 4 оныкчыкнын яраткан эбисе.

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International