Азнакайның өч авыл җирлеге машина белән бүләкләнде

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Башкалабызда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган җиңүчеләргә “Шевроле Нива” автомобиле ачкычлары тапшырды.  Әлеге бүләккә  Азнакай районының Чалпы, Чемодур һәм Мәсгут авыл җирлекләре  дә лаек булды.  Котлыйбыз!



чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International