Азнакайлылар өчен шугалак ачылды

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

    Тимераякта шуарга яратучылар өчен агымдагы атнада Р.Ишкәев ял паркы стадионында шугалак ачылды. Шугалакны ачу тантанасында азнакайлыларга иң беренче котлау сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин ирештерде.

– Иң мөһиме шугалак буш тормасын. Биредә һәрвакыт шәһәрдәшләребезнең шат авазы гөрләсен, – диде район җитәкчесе.

     Көзге сыман боз бала-чага күңеленә аеруча хуш килде, алар, белгечләр кебек, аның туңу ныклыгын һәм сыйфатын да тикшерделәр.

– Саф һавада гаиләбез белән тимераякта шуу мөмкинлеге тудырган җитәкчеләребезгә рәхмәт, – дип шатлыклары белән уртаклашты Әлфия Гәрәйшина. Биредә шулай ук тимераяклары булмаучылар, әмма шуарга теләүчеләр өчен аларны прокатка алу мөмкинлеге дә тудырылган. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International