10 гыйнвар көнне тыл хезмәткәре Юнусова Тәзкирә Ризатдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Ул Әлмәт районы Тайсуган авылында алты балалы крестьян гаиләсендә туып үскән. Туган авылы мәктәбендә 7 сыйныф белем алган.
Чордашлары кебек үк аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә. Бөгелмә МТС ында укып, комбайнер һөнәрен үзләштереп кайта. Кияүгә чыкканчы, 1946 елга кадәр Әлмәт районы басуларын иңли. Хәсән исемле авылдаш егетенә тормышка чыга. Мәхәббәт җимешләре булып җиде баласы дөньяга килә: Рифкат, Алмас, Расих, Разинә, Рәйсә, Рамзия, Равил.
Пенсиягә чыкканчы трикотаж цехында идән юучы булып эшли. Кайда гына эшләсә дә алдынгылар рәтендә була ул. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша Тазкира Ризатдиновна. Бугенге көндә 12 онык, 17 оныкчык һәм 1 оныкчыкнын баласынын яраткан карт әбисе ул.
халыкны социаль тәэмин итү оешмасының фоторепортажын карарга >>>