Картинг буенча ярышлар узды

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

     10 нчы гыйнвар көнне Азнакай шәһәренең “Юбилейный” стадионында район башлыгы Марсель Шәйдуллин призына укучы балалар арасында картинг буенча ярышлар узды. Ярышларда 6 яшьүсмер командалары катнашты. Барлыгы 80 спортчы. Монда Азнакай шәһәреннән тыш Лениногорск, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Сарман, Урыссу, Баулы шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстанның Бирск, Октябрьск шәһәрләреннән дә командалар бар иде. Көн салкын буранлы булып, ярышлар үткәрүдә өстәмә каршылыклар тудырса да – чара югары дәрәҗәдә узды. Һәрбер класс буенча җиңүчеләр ачыкланды.

     Ә командалар арасында иң көчле дип, Сарманның “Ялкын” командасы танылды. Азнакайдан ярышларда 3 егет катнашып, Илһам Ибатуллин супер-мини классында 3 нче урынны алды.

 

Синхрон

Ринат Җиһаншин – Азнакай картинг клубы җитәкчесе

Рәиф Сәетшин – Сарман “Ялкын” картинг клубы җитәкчесе

Реналь Сабиров – Сарман

Владимир Мамлиев – Октябрьск

Илһам Ибатуллин - Азнакай  

 

чыганак: ТНТ-Азнакаево art-tv@inbox.ru


Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International