Азнакайда хәйрия акциясе узачак

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

      22 нче гыйнварда сәгать 14.00  Азнакай чаңгы базасында тормыш авырлыкларына юлыккан балалар өчен хәйрия акциясе узачак. Балалар тюбингларда шуачаклар, самоварда кайнаткан кайнар чәй эчәчәкләр, учакта пешергән тәмле шурпадан авыз итәчәкләр.

     Хәйрия акциясенең оештыручылары: “Парус” спорт һәм туризм базасы, “Патриот” фонды, Азнакай яшьләр эшләре идарәсе.

       Өстәмә мәгълүмат өчен телефон 8917-274-70-56.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International