Прокуратура хезмәткәренең һөнәри бәйрәме

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

     Азнакай шәһәр прокуратурасының барлык хезмәткәрләрен, ветеран­нарны һөнәри бәйрәмнәре - Прокуратура хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

     Прокуратура хезмәткәренең эше катлаулы һәм җаваплы, чөнки ул үз эшенең теориясен генә белеп калмыйча, практикада да яхшы белгеч булырга тиеш. Сезнең кол­лективта нәкъ менә шундый үз эшләренең чын осталары эшли дә инде. 

     Җинаят, закон бозу очракларын ачыклау сезнең тарафтан югары дәрәҗәдә башкарыла. Районыбыз гражданнарының хокукларын саклауда куйган зур хезмәтегезгә тирән рәхмәтемне белдерәм.

     Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, эшегездә уңышлар теләп калабыз.

 

Азнакай муниципаль район башлыгы М.З.Шайдуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International