Балаларның ялы хәвефсез узды

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

    2014 елда район юлларында булган 5 юл-транспорт вакыйгасында 5 бала тән җәрәхәтләре алды.

    Кагыйдә буларак, балигъ булмаган балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары мәктәпләрдәге каникул көннәренә туры килә. Бу балаларның күпчелек вакытларын урамда уздырулары, бигрәк тә кыш көне машина йөри торган юл янында төрле куркыныч уеннар белән мавыгулары нәтиҗәсендә килеп чыга. Машина белән идарә итүчеләр балаларның юлның көтелмәгән урыннарыннан кинәт килеп чыгу мөмкинлекләрен хәтерләреннән чыгармасыннар иде.

     Балаларны олы юл янында ялгыз калдырырга ярамаганлыгын өлкәннәрнең исенә тагын бер кат төшерәсе килә. Юлны аркылыга фәкать рөхсәт ителгән урыннардан һәм машинаның туктавына тәмам ышангач кына чыгарга кирәк. Җәяүлеләр, шул исәптән балалар, тәүлекнең эңгер-меңгер, караңгы вакытларында юл аша чыкканда аеруча уяу булырга тиешләр. Киемгә яктылык кайтаргыч элементлар тегү, беләзекләр кию дә отышлы.

    Кышкы каникуллар вакытында дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен, бигрәк тә балаларны автомобильләрдә йөртү тәртибен бозу, шулай ук җәяүлеләргә юл сапмау очракларын ачыклауны аеруча көчәйтте.

    22-30 декабрь көннәрендә “Бала – иң мөһим пассажир” шигаре астында кисәтү акциясе үткәрелде. Аның барышында төп игътибар  махсус утыргычлары булмаган килеш салонда 12 яшькә кадәрге балалар йөртүчеләргә юнәлдерелде.

     Автомобиль йөртүчеләр балаларның иң якланмаган юл хәрәкәтендә катнашучы икәнлеген онытмасыннар, игътибарлы булсыннар, аларның иминлеге безнең кулларда булуын исләреннән чыгармасыннар иде.

 

 Сирин РАЙМАНОВ, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция майоры

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International