Азнакай муниципаль районының спорт яңалыклары

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

    Җирлегебездә хоккей алга киткән спорт төрләреннән санала. Бүген 500 дән артык егет һәм кыз әлеге спорт төре белән шөгыльләнә. Алар Азнакай данын республика гына түгел, Россия күләмендә дә лаеклы яклыйлар. 17-18 гыйнварда исә районыбызның яшь спортчылары үз җанатарларын Боз сараенда узачак алкалы хоккей буенча Россия беренчелегенә яшүсмерләр арасында календарь уеннарында көтеп калалар.

 

*** Бу көнне 10.00 сәгатьтә чаңгы базасында ТР укучыларының Х Спартакиадасында чаңгыда узышуда катнашу өчен сайлап алу ярышлары да үтә.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International