Сораштыру

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Россиядә ел саен юл-транспорт һәлакәтләре аркасында 26 мең кеше үлә, 250 меңнән артыгы төрле дәрәҗәдә имгәнә.Шунысы кызганыч: исерек шоферларга карата җәзалар кырысланса да, әлеге саннар кимеми диярлек. Районда гына да узган ел исереклђр гаебе белән килеп чыккан 16 авариядә өч кеше һәлак булган, 25 е каза күргән. Исерек килеш руль артына утыручылар өчен агымдагы елда җәзаларны тагын да кырысландырырга уйлыйлар. Канун проекты Федерация советы тарафыннан яклау тапты инде. Әгәр Президент кул куйса, ул 2015 елның 1июленнән гамәлгә керәчәк. Шулай итеп, руль артына эчкән килеш утыручыларны җинаять җаваплылыгына тарта башлаячаклар. Аның минималь срогы – 2 ел.

Ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән очраклар өчен кимендә 4 елга иректән мәхрүм итәчәкләр. Тагын бер яңалык кертелә  икенче кабат исерек килеш тотылучыларга 200 меңнән алып 300 меңгә кадәр (яки ике елга кадәр керем күләмендә) штраф салына чак, яисә алар 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителәчәк. Әлеге кырыс чаралар ярдәмендә исерек шоферлардан “арынып” булырмы? Бу хакта азнакайлыларның фикере белән танышыйк. Фирдәвес Галиев, 65 яшь: – Машина йөртү стажым – 37 ел. Аллага шөкер, бер генә тапкыр да юл йөрү кагыйдәләрен бозганым булмады. Без Ленин урамында яшибез. Кайбер вакытларда бишенче каттан урамдагы машиналар агышын күзәтеп торам. Кая ашыга икән ул кеше дигәнең? Тар гына урыннарда да бер машина икенчесен ялт итеп узып китә. Бигрәк тә яшьләргә аптырыйм. Югыйсә тәртипле йөрүнең б ер к ыенлыгы да юк. Җәзаларга килгәндә, аларны исереккә генә түгел, тизлек режимын сакламаучыларга да кырыслатыр идем.

Алик Дәүләтов, 25 яшь: – Әлбәттә аларны кырысландырырга кирәк, ләкин 200-300 мең сумга түгел! Галия Усманова, 38 яшь: - Исереп руль артына утыру җинаятькә тиң инде. Иртәме соңмы ул зур фаҗигаләргә, төзәтелмәслек кайгы хәсрәтләргә илтә. Исерек шофер үзенең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка бер гаепсез кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя бит. Хәмерле стаканга үрелгәнче шул турыда уйлансалар иде автомобильчеләр.

Рамил Галиев, 43 яшь: – Яшьләр әз-мәз эчеп рульгә  тыруны дәрәҗәгә саный башладылар. Правасыз калудан да курыкмыйлар, ел

ярымнан барыбер кире ала бит. Бу үзгәрешләр күптән кирәк иде. Транспорт чаралары саны елдан-ел арта. Штрафлар күләменең үсүе, кагыйдәләрнең кырыслануы юлларда юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, кеше гомерен саклап калу өчен кертелгән.

Әлфинур Әминова: – Штраф арттырып кына бер әйберне дә тәртипкә кертеп булмый. Кеше акча түләүдән курыкмый хәзер. Икенче тапкыр исерек килеш рульгә утырган икән, машина таныклыгын бөтенләйгә тартып алырга кирәк! “Права”сыз калудан куркырлар иде ичмасам! Узган ел районда 290 кеше исерек килеш рульгә утырган өчен тоткарланган булса, быел 11 кеше "права"сыннан колак каккан. Алар арасында хатын-кызлар да бар.

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International