Бердәм дәүләт имтиханнарына да санаулы вакыт калып бара

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Бердәм дәүләт имтиханнарына да санаулы вакыт калып бара. Кайберәүләр аны алдан – 23 марттан 24 апрельгә кадәр дә тапшыра ала. Төп дәүләт йомгаклау аттестациясе исә 25 майдан 26 июньгә кадәр узачак. Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, башка еллардан аермалы буларак, имтиханнарда катнашу өчен гаризаларны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк. Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның гаризалары – мәктәпләрдә, ә узган елгы чыгарылыш укучыларыныкы мәгариф идарәсендә кабул ителә.   

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

    Бердәм дәүләт имтиханы 11 елга бер тапкыр үткәрелә дә, шуңа карап укучының белеменә бәя бирелә.Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикеренчә, бу бик үк дөрес түгел. Баланың беренче сыйныфтан башлап уку-укыту программасын ни дәрәҗәдә үзләштерүен күзәтергә кирәк, ди ул. Шуңа күрә тест формасындагы имтиханнар даими төс алачак.

    Быел беренче тапкыр дүртенче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсен тикшереп карарга ниятлиләр. Башлангыч мәктәпне тәмамлауга йомгак буларак алар 4 төп фәннән сынау узарга тиеш булачак. Аннары, билгеле бер нәтиҗә төп мәктәпне, ягъни 9 сыйныфны төгәлләгәннән соң ясала. Инде шактый еллар үткәрелүче дәүләт йомгак аттестациясен тагын да җитдирәк формага күчерү ниятләнә. Имтихан вакытында видеокүзәтү, укучыларны металл детекторы аша уздыру кебек чаралар бу төр имтиханда да кулланыла башлаячак. Төп нәтиҗә исә, белүебезчә, 11 сыйныфтан соң БДИ формасында ясала. Математика, инглиз теле, татар теле кебек фәннәр буенча 5, 6, 7 сыйныфлардан соң да теге яки бу формада имтихан тестлары үткәрергә уйлыйлар.
   - Балаларда Бердәм дәүләт имтиханына карата психологик киртәләр саклана. Без моны җиңәргә тиеш. Баланың белемен даими төстә тикшереп тору гамәлгә кертелсә, балалар имтиханны гадәти күренеш итеп кабул итәргә өйрәнер дип уйлыйбыз, - ди Энгель Фәттахов.
    Бердәм дәүләт имтиханы инде алтынчы ел рәттән штатлы режимда уза. Узган елгы сынауларны Россиядә дә, Татарстан күләмендә дә иң объектив һәм үтәкүренмәле имтихан буларак билгеләнде. Быелгысын да шул рухта уздыруга зур көчләр куелачак.
    Быел 11не тәмамлаучылар исәбе 18 701 булыр дип көтелә. Имтихан алу пунктлары былтыргыдан кимрәк - 96 булачак. Видеотрансляцияләр алып барылган аудиторияләр санын исә 80 процентка җиткерү ниятләнә.
     Белүебезчә, быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга шактый үзгәрешләр кертелде. Төп яңалык мәктәпләргә иншаның кире кайтарылуы. Шунсыз хәзер БДИ тапшыруга рөхсәт бирелми. Узган ел ахырында мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар бу төр сынауны узып карады инде. Укучыларның 50 проценты инша темасы итеп сугышны сайлаган, 20 процент мәхәббәт турында фикер йөрткән. 99 процент укучы иншадан “зачет” алган. Иншаны яза алмаганнар 4 февраль һәм 6 июнь көннәрендә үз көчләрен яңадан сыный алачак.
     Математика фәнен тапшыруга да үзгәрешләр кертелде. Быелдан әлеге имтиханның база һәм профильле дәрәҗәләре дигән төшенчә кертелә. Беренчесен математиканы гомумүсеш өчен генә өйрәнүчеләр тапшыра, профильле дәрәҗәдә математиканы үз һөнәри эшчәнлегендә кулланырга җыенучылар бирәчәк. Чыгарылыш сыйныфлар ике дәрәҗәдә дә үз көчләрен сынап карарга мөмкин. Бүгенге мәгълүматлар буенча, унберне тәмамлаучыларның 43,7 проценты база дәрәҗәсен сайлаган, 74,8 процент укучы профильле дәрәҗәдә сыналачак.
     Чит телләрдән имтихан да үзгәрешләр кичерде. Быел бу фәннән телдән сөйләү өлеше дә кертелә. Әмма әлегә ул мәҗбүри түгел. Шулай да 100 баллны язма рәвештә дә, телдән дә биргән укучы гына туплый ала. Имтиханның язмача өлеше 80, телдән булганы 20 баллга кадәр бәяләнә.
     2015 елда гамәлгә кергән тагын бер яңалык: БДИ тапшырырга ниятләүчеләр гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга тиешләр (моңа кадәр гариза язу вакыты 1 мартка кадәр иде). БДИны алдан тапшыру этабы март-апрель, төп дулкын исә май-июнь айларына билгеләнгән.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

 

Чыганак: http://intertat.ru гәҗите сайты 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International