Әтием каберенә – туган җир туфрагын

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Бала, үсмер чагы сугыш чорына туры килеп, гомере әтисен бер күрергә тилмереп ятимлектә үткән кешенең күңелен үзе дә шундый халәт кичерүчеләр генә аңлый ала торгандыр. Хәер, минем күңелне район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Рәдиф Камалеев та бик яхшы аңлап, әтием Гәрдән Кашапов күмелгән Смоленск өлкәсендәге Гагарин шәһәренә барып кайтуда ярдәм кулын суздылар.

     Гагарин шәһәре хакимияте башлыгы В.Иванов, хәрби комиссар А.Боков, комиссариат инспекторы М.Парфенкова мине бик җылы каршы алдылар. Туганлык каберендәге гранит плитәдә әтиемнең исемен күргәч, ниләр кичергәнемне үзем генә беләм...

     Ни кызганыч, әтием күмелгән каберлеккә туган җир туфрагын алырга онытканмын. Әмма бу “хатам”ны төзәтеп, җаныма тынычлык алдым. Кайткач, туфракны почта аша салдым. Минем гозерне үтәп, аны хәрби комиссариат, төбәк музее, шәһәр газетасы вәкилләре, эзтабарлар төркеме командиры Смоленск өлкәсен немецлардан азат итүдә катнашып һәлак булган солдатлар каберлегенә сипкәннәр. Бу хакта миңа хат, шушы фотосурәтне дә салып җибәргәннәр.

     Менә шулай, сугышта төрле төбәк халыклары бер йодрыкка тупланып фашист илбасарларын азат итсә, хәзер, без, аларның балалары, оныклары берләшеп, менә шулай алар батырлыгын мәңгеләштерәбез.

 

Әнвәр Кашапов

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International