14 гыйнвар көнне Азнакайның Ак мәчетендә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, якын-тирә район мөхтәсибләре Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм Марат хәзрәт Мәрданшин шәһәр мөселманнары белән очрашты.
Ахшам намазыннан соң дин әһелләрен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде, Азнакайга килүләре һәм шәһәр мөселманнары белән эшлекле сөйләшү уздырулары өчен рәхмәтен белдерде. Мөселманнар алдында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм республиканың көньяк-көнчыгыш регионы казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат Хәзрәт Мәрданшин чыгыш ясады.
Район мөселманнары өчен иң яктысы һәм көтеп алынганы, мөгаен, күпсанлы дини китаплар авторы, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазь укуы булгандыр. Анда ул тормыш асылы, яшәү мәгънәсе, гаилә бөтенлеге, балаларга әхлак тәрбиясе бирү һәм башка дөньяви кыйммәтләр турында сөйләде.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>