Давлетшина Әзгәрия апа Азнакайның үзендә биш балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән, бергә тәгәрәп үскән туганнары бугенге көндә дүртесе генә исән. Җиде сыйныф белем ала. Чордашлары кебек үк аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.
Дәшһәтле 1943-1945 нче сугыш елларында Казан шәһәренең порох әзерләү заводында эшли.
Туган якларына кайткач, фронтовик Миннеахмәт белән тормыш корып җибәрәләр.
Мәхәббәт җимешләре - биш балалары дөньяга килә, әмма ике улы һәм тормыш иптәше хәзерге көндә бакыйлыкта.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул. Әзгәрия апа тормыш активлыгын югалтмый: телевизор карый, район һәм республика гәҗитләрен укый, дөнья хәлләрен белеп тора, бик аралашучан. Балалары да, оныклары да кунакка кайткалап торалар. Чөнки бүгенге көндә аның 10 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ул аларның яраткан әбисе.
Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>