Кеше һәм закон.

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә

Гыйнвар аенда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Әлеге уңайдан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Илшат Фәритович, кешеләр дөреслек эзләп бик еш прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Азнакайлыларны күбрәк нинди сораулар борчый һәм сез аларның ышанычын аклыйсызмы?

– Кешеләр безгә төрле сораулар: хезмәт закончалыклары бозылу, торак коммуналь хуҗалыгы, пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау, инвалидлар һәм балаларның хокукларын яклау... һәм башка мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр. 2014 ел ашыннан

Азнакай шәһәр прокуратурасына гражданнардан 400 мөрәҗәгать керде. Кеше хокукларын яклау – прокуратураның төп бурычы ул. Әгәр дә гражданның гаризасына бүген тиешенчә игътибар бирмәсәң, иртәгә ул проблема тагы да тирәнгәрәк керергә,

бер кеше генә түгел, бөтен коллективка да кагылырга мөмкин. М әсәлән, көз көне Гагарин урамындагы күпкатлы йортта яшәүчеләрдән гомумйорт мәнфәгатьләре (ОДН)

өчен нигезсез түләүләр турында берничә мөрәҗәгать керде. Тикшерү нәтиҗәсендә ОДН түләүләренең нигезсез булуы ачыкланды һәм шәһәр прокуратурасы әлеге проблеманы уңай хәл итте.

– Нинди проблема Сезне аеруча борчый? Районда наркомания, терроризм һәм экстремизм күренешләре турында ни әйтә аласыз.

– Хокук саклау органнары һәм районның башка җаваплы оешмалары тарафыннан күрелгән чаралар бу өлкәдә хәлне шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде.  Наркоманиягә каршы күптөрле профилактик чаралар уздырыла. Әмма шул ук вакытта

яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларның яңа төрләре таралу зур борчу тудыра. Наркотик кулланучылар сәламәтлекләренә генә зыян салып калмыйлар, ә бәлки эшсез, машина й өртү хокукыннан да мәхрүм калырга мөмкиннәр. Әлеге афәткә каршы киң җәмәгатьчелек белән бергәләп көрәшергә кирәк. Наркопритоннар, наркотиклар сату очраклары булса, аларны яшермәсеннәр, хокук саклау органнарына хәбәр итсеннәр иде. Терроризм, экстремизм күренешләре җәмәгатьчелек өчен зур куркыныч тудыра. Кызганычка каршы, район территориясендә андый күренешләр

дә бар. Алар интернет челтәре, аудио һәм видео, матбугат чаралары аша үзләренең мәкерле эшләрен башкара, тыелган мәгълүмат тараталар.

– “Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмау җиңелрәк”, дигән әйтем яши. Ә җинаятьчелек – җәмгыять авыруы ул һәм биредә профилактикадан башка булмый.

-          Профилактика хокук бозуларны кисәтүдә төп роль уйный. Без дә дәүләт

власте органнары, җирле үзидарә, җәмәгатьчелек берләшмәләре белән берлектә төрле профилактик чаралар кулланабыз. Хезмәт коллективлары, халык белән о чрашулар, м әктәп укучылары белән аңлату-әңгәмәләр, закончалыктагы үзгәрешләр һәм башка темаларга массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясаулар җинаятьләрне кисәтүдә үз нәтиҗәсен бирми калмый. Агымдагы елда хокук саклау буенча әлеге максаттан 78 чара уздырылган, шуларның 28е гомумбелем мәктәпләрендә. Анда укучыларга гамәлдәге закончалыклар, мәктәп укучылары тарафыннан еш кылынучы административ хокук бозулар, алкоголь һәм наркотикларның кеше организмына тәэсире һәм башкалар турында аңлатылды. Калган чаралар хезмәт коллективларында. Анда коррупциягә каршы тору, эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары хокукларын яклау, хезмәт, торак, җир, табигатьне саклау темалары өстенлек алды. Оешма предприятиеләрдә хезмәт хаклары бурычларын түләтү буенча чаралар күрелде. Прокуратура массакүләм мәгълүмат чаралары белән даими хезмәттәшлек итә. Район “Маяк” газетасы, радио һәм интернет челтәре аша гражданнарга аларның хокук һәм бурычлары, закончалыклар һәм җинаятьләр турында узган елда 455 чыгыш ясалган.

 – Киләчәккә нинди планнар белән яшисез? Прокуратурада халыкны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе ничек?

– Максатлар шул ук: ул законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм иреген саклау. Ә мөрәҗәгать итүгә килгәндә, ишекләребез һәрвакыт ачык. Без кешеләрне кабул итәргә, хокук саклау өлкәсендә сорауларын тыңларга, ярдәм итәргә һәрчак әзер. Әмма, гражданнар прокуратурага мөрәҗәгать иткәндә тиешле таләпләр сакланырга тиешлеген онытмасыннар иде. Мәсәлән, язмача гаризада гражданның фамилиясе, семе, әтисенең исеме яки оешма-предприятиенең исеме, сорауның асылы, гариза язу датасы,

шәхси имзасы булырга тиеш. Тулы мәгълүматлар булмаган һәм аңлаешсыз текстлы мөрәҗәгатьләргә җавап бирелми. Мөрәҗәгатьләрне карау, тикшерү һәм җавап бирүнең дә үз закончалыклары бар.

Әңгәмәдәш:

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Чыганак: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

Источник: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

Источник: Филиал ОАО "Татмедиа" Редакция газеты "МАЯК" http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International