Кеше күңелен күрү, аны канатландырып җибәрү, яшәешенә ямь өстәү өчен кайчак бер җылы сүз дә җитә. Ә өлкән яшьтәгеләр аңа аеруча мохтаҗ. Ветераннарыбызны юбилейлары, туган көннәре белән өйләренә барып тәбрикләү, хәл-әхвәлләрен белешү быелга чыккач та дәвам итә. Гыйнвар башыннан алып, бүгенге көнгәчә район җитәкчеләре 26 өлкән яшьтәге райондашыбыз янында булырга өлгерделәр.
Тәбрикләүләр кабул итүчеләрнең 11е – Бөек Ватан сугышы ветераны, калганнары – 90-95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл фидакарьләре.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html