Азнакай мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныфлары укучыларының очрашулары оештырыла

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

      Мәктәп еллары һәрберебезнең күңелендә иң якты истәлек булып саклана. Канат чыгарып, еракларга очсак та, белем алган учагыбызга ашкынып кайтабыз. Бу җәһәттән районда һәр елны чыгарылыш сыйныфлары укучыларының очрашулары оештырыла. Быел мәктәпләр 6 февральдә 18 сәгатьтә үз карлыгачларын кабат кочагына алачак. Очрашу балачак хатирәләрен яңарту, ирешелгән уңышлар белән уртаклашу гына түгел, ә социаль партнерлыкны үстерү чарасы да.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International