Бал кортлары исән-имин кышласын

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

   Бал кортларын кышлатканда “Канди” дигән азык куллануның күпкә отышлырак икәнлеген ишеткәнем бар. Бу хакта тулырак мәгълүмат бирүче булмасмы? Фәнис, умартачы

    Әлеге уңайдан умартачылык буенча район инспекторы Әдип Һадиев умартачыларга түбәндәге киңәшләрен бирде:

– Соңгы вакытта умарта кортлары гаиләләрен махсус камырсыман азык – составына төрле авыруларны дәвалау препаратлары кертелгән канди белән тукландыру киң кулланыла башлады. Башка өстәмә азыкларга караганда кандиның өстенлекле яклары күп. Ул язгы-кышкы чорда кулланыла, артык хезмәт таләп итми, әзер килеш сатыла һәм аны корт ояларына, кәрәзләр өстенә урнаштырырга кирәк.

     Аны кортлар оядагы кәрәзләргә ташып куймый, ихтыяҗ туган очракта гына алалар, язгы чорда кәрәздәге уылларга ашаталар. Бал белән туклануга караганда канди ашаган бал кортларының арткы эчәкләре дә кыш ахырына тулмаган була. Шул ук вакытта канди составындагы нозематоз һәм аскосфероз авыруларына каршы дәвалау препаратлары да уңай нәтиҗә бирә, умарта гаиләләрен әлеге авырулардан профилактикалый һәм дәвалый.

     Канди составын 26% бал, 73,8% шикәр пудрасы, 0,18% су һәм 0,02% серкә кислотасы тәшкил итә. Препаратны әзерләү өчен өлгергән бал кулланыла һәм аны авырулары булмаган бал кортлары ояларыннан алалар. Бал кортларына кандины ашату өчен 2-3 см калынлыкта һәм 0,8-1 кг авырлыктагы җәймәләр әвәлиләр. Мондый җәймәләрне алдан челтәр куелган кәрәз өстенә урнаштыралар. Җәймәнең өске ягын целлофан яисә кәгазь белән томалыйлар. Шулай ук, кандины полиэтилен пакетларга тыгып та

кәрәзләр өстенә урнаштырып була.

     Бал кортлары кандины борыннары белән ала алсыннар өчен тишекләр генә тишәргә кирәк. Аннан соң канди салынган пакет эчендә һава калдырмаска кирәк. Әгәр канди яшь үрчемне ашату өчен куелган булса, кадак очы белән полиэтилен пакетта 3-4 тишек ясау да җитәчәк. Әлеге тишекләрдән бал кортлары кандины аз-азлап кына, 20 көн дәвамында алачак. Әгәр инде бал кортларының азык запасы җитешми һәм канди бөтен гаиләне тукландыру өчен куела икән, бу очракта тишекләрне күпләп ясарга кирәк. Камырсыман азыкны кулану икътисади яктан да файдалы, чөнки аның бәясе балга караганда арзан.

 

Сүз уңаеннан: районда 2 меңләп кеше умартачылык белән шөгыльләнә, 20 меңнән артык умарта оялары исәпләнә. 2014 елда һәр умартадан 35әр кг товарлыклы бал алынган.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International