ТР мәгариф һәм фән министры гражданнарны кабул итә

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанда белем бирүне оештыруга карата актуаль сораулар буенча 28 гыйнварда 10-13 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итә. 

     Моның өчен  "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7нче йорт адресы буенча урнашкан төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе сайланган. 

8 (843) 238-10-00 телефон номерына шалтыратып, кабул итүгә алдан язылырга мөмкин.  

 

чыганак: «Татар-информ» <table border="0"><tr><td><a href="http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/01/27/105682/">ТР мәгариф һәм фән министры гражданнарны кабул итә</a></td></tr></table>       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International