Халык җыеннарында районның хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие җитәкчеләренең дә катнашып, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирүе матур традициягә әйләнде.
“Чалпы” җирлегенең йомгаклау җыелышына да алар бердәм булып килгәннәр иде һәм халык район үзәгенә барып йөрмичә генә үзенә кирәкле консультацияне алды. Җыелышны башлап, авыл башлыгы Ринат Мәһдиев җирлектә башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Чалпы авыл җирлегенә Чалпы, Баланлы Бүләк, Ирекле, Камышлы авыллары керә. Докладчы җирлектә демографик хәлнең начар булуына борчылу белдерде. Мәсәлән, узган ел 23 кеше вафат булса, нибары 4 сабый дөньяга килгән. Биредә почта һәм башка социаль хезмәт күрсәтү төрләре яхшы оештырылган. Медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә дә зарланырлык түгел: фельдшер акушерлык пункты эшләп тора, анда гомуми дәвалау табибы да бар. Шулай ук биредә “Чалпы” социаль-реабилитация үзәге дә урнашкан. Үзләренең ике мәчете бар. Янгын сүндерү бүлекчәсенең гамәлдә булуы да зур куаныч. Чалпы җирлеге тулысынча янгын сүндерү буенча тәэмин ителгән. Халыкны кирәкле азык-төлек, көнкүреш һәм төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә авылларда райпоның – өч һәм дүрт шәхси кибет эшли.
Биредә халыкны су белән тәэмин итү, юлларны, бүәләрне, чүплекләрне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Үз туган җирләре, аның матурлыгы һәм төзеклеге өчен җан атып яши чалпылылар. Әнә шул максаттан авылларда старосталар билгеләнгән. Фәхразый ага Кәримов (Чалпы авылы), Рөстәм Закиров (Камышлы), Илшат Габидуллин (Ирекле), Илгизәр Бәхтиев (Баланлы Бүләк) халык белән уңышлы гына эшләп киләләр.
Чалпы авыл җирлегендә җирлек балаларын гына түгел, ә бәлки күрше авыл балаларын да берләштереп урта белем бирү мәктәбе эшли. Анда 102 бала белем ала. Өстәп 8 укучы Татшуган мәктәбе филиалына йөри. Биредә башка кайбер авыллардагы кебек: “Балалар юк, бакчалар ябыла бит”, – дип кайгырмыйлар. “Чулпан һәм “Кояшкай” балалар бакчаларында 25 бала тәрбияләнә. Докладчы авыл халкы сорауларына җаваплар бирде. Сораулар арасында: ихатада үскән тупылларны кистерү, балалар өчен хоккей корды төзү; балалар бакчасы, мәдәният йортына ремонт ясау; Ирекле авылында газ белән җылытуга күчү; шушы ук авылда гыйбадәтханә өчен бүлмә булдыру; хуҗасыз этләрне аулау; басуларны терлекләрдән таптатмас өчен чаралар күрү һәм башкалар бар иде. Кыскасы, әле эшлисе эшләр бик күп. Әмма бердәм булып, бергәләп, аңлашып эшләгәндә үтәп булмастай түгел.
Быел “Чалпы” авыл хуҗалыгында да уңай якка үзгәрешләр күренә. Чәчүлек җирләрнең 85 проценты көздән үк эшкәртелеп калдырылган. Фермалар яңара. Иң әһәмиятлесе – авыл кешесе өчен хезмәт шартлары, эш бар. Читкә киткән механизаторлар, башка хезмәткәрләр авылга киредән кайта башлаганнар.
Хуҗалыкның яңа җитәкчесе Риф Самаров та үз чыгышында: – Читтән кеше чакырмыйча, хуҗалык эшләрен үзебез башкарырга, авылны читләргә бирмәскә, аны бергәләп тырышып, яңартырга кирәк, – дип авыл халкын дәртләндереп җибәрде.
Чалпыда районыбызның бердәнбер исән Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов яши. Тынгысыз ветеран бүгенге көндә дә авыл тормышында иң актив катнашучыларның берсе. Халык белән очрашуда авылдашлары “Чалпы” авыл хуҗалыгын аның исеме белән атау тәкъдиме белән чыктылар. Шулай ук озак еллар “Коммунизмга” күмәк хуҗалыгында рәис булып эшләгән Сәгадәт Аппаковның исемен дә мәңгеләштереп, гомер иткән авыл урамына аның исемен бирү турында сүзләр булды.
Халык белән очрашуда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты, сорауларга җавап биреп, борчулы мәсьәләләрне чишүдә бердәм булып, бергәләп эшләргә чакырды һәм бер төркем авыл активистлары, фидакарьләргә бүләкләр тапшырды. Әлбәттә, юбилейларын билгеләп үтүчеләр дә игътибардан читтә калмады.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>