Район мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хакимият, ата-аналар, педагоглар һәм укучылар берлекләре вәкилләре катнашында гавәми тыңлаулар башланды. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре бүгенге көндә барчабызны да борчый торган финанслаштыру, заманча белем бирү мохите тудыру, федераль дәүләт стандартларын кертү кебек мәсьәләләрне яктыртып, үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясыйлар, үсеш бурычлары белән таныштыралар. Чыгышлар белән мәгариф учреждениеләре сайтында да танышырга мөмкин. Гавәми тыңлауларныћ йомгагы буларак, мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова доклады тәкъдим ителәчәк.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html