Көннәрнең бер җылытып, бер суытып торуы сәламәтлеккә дә йогынты ясамый калмый. Бигрәк тә салкын тиеп җәфалый. Кыш – грипп сезоны да бит әле ул. Район үзәк сырхауханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Ибраһимованың әйтүенә караганда, шөкер, әлегә грипп куркынычы янамый. ОРВИ– салкын тиеп авыру очраклары да бу чорга хас күләмнән ашып узмаган. Гыйнвар башыннан бүгенге көнгәчә 92 очрак теркәлгән. Авыручыларның 17се – җиде яшькәчә балалар, 14е – мәктәп яшендәгеләр, калганы – 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 19-25 гыйнварда Татарстанда салкын тиеп 12 мең 502 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 10,5 процентка арткан.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html