Ачысын да, төчесен дә күрдек

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

      Бөек Ватан сугышы балалары буларак нинди генә кайгы-хәсрәтләр кичерергә туры килмәде безгә. Мин 1937 елда Азнакай районы Кәкре Елга авылында биш баланың дүртенчесе булып туганмын. Сугыш башлангач, әтиебез илне фашистлардан якларга китә. 35 яшьлек әнием биш бала белән ялгызы кала.

      Без пионер лагерьлары, балалар бакчасы күреп үсмәдек. Мәктәпкә киеп барырга өс киеме булмады... Аякларыбыз чебиләп, канап бетә торган иде... Ашарга юк, мичкә ягарга юк, шырпы белән тоз да әллә кайчан беткән... Ачтан үлмәс өчен февраль, март айларында колхоз басуына барып, калган салам эскертләреннән бодай бөртекләре җыйдык. Бу чор узуга, йорт янындагы чүплекләрдән сөякләр җыеп, черек бәрәңгеләр табылмасмы дип, бакчаларны казып йөри идек.

     Май аенда, җирләр җылынгач, кызыл балчыктан кирпеч сугып, җәй көннәрендә йомран тиресе сатып үтте минем балачак. Шушы авыр елларда күп кенә иптәшләрем ачлыктан үлде. Шулай бервакыт өйдә бөтенләй утын беткәч, арба тартып, урманга, черек каен ботаклары җыярга дип киттем. Юлымда бүре ашый башлаган үгез гәүдәсенә тап булдым. Ите инде исләнә башлаган иде. Арбамны тутырып бетермәгән килеш өйгә чаптым. Әни белән кире килеп, үгезнең зарарсыз җирләрен кисеп, өйгә алып кайттык. Ярты итне казанда пешерде, калганын кояшка киптерергә куйдык. Иртәнгә алар юк иде. Хәер, бу заманнарда ачтан үлмәс өчен кеше әйберен урлау шактый күп булды... Аптырагач, үгезнең калган өлешеннән кирәк җирләрен кискәләп, тагын алып кайттык. Бу юлы агач мичкәгә тозлап куйдык.

      Еллар үтә торды, 10 яшьтән олылар рәтенә керә башладым. Җәйге чорларда ат белән колхоз кырларын сакладым, силос әзерләүдә катнаша идем. Безгә уку эләкмәде, чөнки 7 сыйныфны бетергәч, уку түләүле иде. Көчкә җан асрап йөргәнне, кая ул уку...

    Ишегалдында булган бердәнбер сыерны саклап калу бик авыр булды. Өй түбәсеннән салам алып ашата идек. Яңгырлар үтеп торгач, йортыбыз чери башлады. Яңа өй төзергә кирәк... Акча да, хакимияттән ярдәм дә юк... Елга кырыенда бер буровой бар иде. Шунда эшләүче егетләргә хәлне аңлатып: «Миңа урманнан агач кисеп китерә алмассызмы?»–дидем. Сүземне тыңлап, кисеп кайтардылар. Килешенгән сумманы түләп, рәхмәт әйтеп калдым.

    Шушындый булды минем балачак, малай чак, егет чак. Уйлап карасаң, дөньяның бөтен авырлыгын күреп үстек. Ничек инде ул елларны сагынып булсын? Мондый яшьлекне дошманыңа да теләмәссең... Без үзебезнең тырышлык белән исән калдык. Илдәге сугыш зыяннарын «ямадык», шәһәрне торгыздык.      

 

Нурулла Гобәйдуллин

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International