РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортрларын түләп уку бәяләренең нигезсез күтәрелүе турында кисәтте

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

      Россиянең барлык университетлары ректорларына түләп белем алучы студентлар өчен укуга бәяне еллык инфляция күләменнән зуррак суммага арттырмау киңәш ителә. РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов югары уку йортларына шундый эчтәлектәге хат юллады, дип яза “Российская газета”.

Укуга бәя артудан бигрәк тә беренче курс студентлары зыян күрергә мөмкин. Аларның түләп белем алучы өлкән иптәшләре бәя артудан төзелгән килешү нигезендә яклана. Чөнки әлеге килешүләрне инфляциянең рәсми дәрәҗәсен исәпкә алып кына яңадан карарга мөмкин. Контрактны яңа гына төзүчеләр белән хәлләр башкача. Алар өчен белем алуга бәя билгеләү дәүләтнең бюджетта укучы студентларга бүлеп биргән акча нормативына бәйле. Нинди дә булса югары уку йорты ректоры үзе җитәкләгән белем бирү оешмасында ставкаларны үзгәртергә теләсә, студентларның хокукларын РФның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте яклаячак.

 

чыгынак: “Татар-информ” http://tat.tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International