Илдус Гыйләҗевның “Назга сусау” дигән китабы дөнья күрде

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

         Шигърият сөючеләрне куандырып, Илдус Гыйләҗевның “Назга сусау” дигән китабы дөнья күрде. Бу – аның унберенче җыентыгы. 29 гыйнварда район үзәк китапханәсендә китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Әдәби очрашу авторның лирик шигырьләре һәм җыр-моң белән үрелеп барды. Үзләренең моңлы җырлары белән Ландыш Шәрәфиева, Сафуан Хәбиров, Әдип Гаязов, Миргаяз Шәрәфиев һәм Резеда Илдус кызы кичәгә килгән кунакларны куандырдылар. Җырлар Илдус ага шигырьләре белән үрелеп бардылар. “Назга сусау” дигән китабы “Аңлашу”, “Мактаулы гамәл”, “Шигырьле гомер” һәм “Хәятле еллар” исемле дүрт өлештән тора. Һәр шигыре тирән мәгүнәгә ия, әллә нинди сихри дөньяга алып китә. Илдус Сабировичка киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз.

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International