Тәрбия өлкәсендә чит гаиләләр һәм балалар юк

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Эчкече ата-аналарның артуы, балаларын язмыш кочагына ташлаулары, балигъ булмаганнарның хокук бозулары – бүгенге җәмгыятьнең иң авырткан мәсьәләләреннән берсе. Шушы көннәрдә киң җәмәгатьчелек Балалар иҗаты үзәгенә бу юнәлештә башкарылган эшләр һәм алга максатлар хакында сөйләшергә җыелды.

–Мондый форум районда беренче тапкыр үткәрелә. Социаль имин булмаган гаиләләргә, балаларга беребез дә битараф калырга тиеш түгел. Бары уртак көч белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, – дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

      Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Дамир Гыйләҗев чыгышыннан күренгәнчә, профилактик исәптә торучы 58 яшүсмернең күбесе нәкъ менә имин булмаган

гаиләләрдән. Узган ел комиссия утырышларында 697 материал каралган. Шуның 91е – балигъ булмаганнарга, 558е – ата-аналарга карата. 39 яшүсмергә, 267 ата-анага алкогольле эчемлекләр кулланган өчен беркетмә төзелгән. 23 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән (2013 елда – 18 очрак).

– Иң аянычы шул, 2012елда – дүрт, 2013 елда бер кеше ата-ана хокукын кире кайтарса, узган ел берәү дә мондый теләк белдермәде, – диде Дамир Гыйләҗев.

      Профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнарны дөрес юлга бастыруда җәмгыяви тәрбиячеләрнең роле зур. Картинг клубы җитәкчесе Ринат Җиһаншин, мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева үз канаты астына алган яшүсмерләрнең йөрәгенә ачкыч табуга, аларны исәптән төшерүгә ирешкәннәр.

     “Җәмгыяви тәрбиячеләр” республика бәйгесендә дә эшләре белән призлы урыннар яулаганнар. Алар кебек өстәмә вазифаларына намус белән караучыларга форумда муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләр, ә җәмгыяви тәрбиячеләр сафына басучыларга таныклыклар тапшырылды.

Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы җитәкчеләрен, авыл җирлекләре башлыкларын чит яклардан күченеп килүчеләрне эшкә алганда игътибарлы булырга чакырды, чөнки имин булмаган гаиләләрнең күпчелеген шундыйлар тәшкил итә.

    Форумда шәһәр прокуроры ярдәмчесе Дилүс Җамалетдинов балигъ булмаганнарның хокукларын яклау өлкәсендә закончалыкның торышын, мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова мәгариф идарәсенең профилактика органнары белән уртак эшчәнлеген, мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева үзәкнең балигъ булмаганнар белән эш йомгакларын, Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева авылда тәрбия эше проблемаларын яктырттылар.

 

Резеда Шәрипова

 

Сүз уңаеннан

2014 елда каникуллар чорында 880 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Бу максатларга район бюджетына өстәмә кергән акчадан 1 млн 500 мең сум бүлеп бирелгән.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International