Дулкынланып көткән көн

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

9 май илебез көндәлегендә аеруча изге, дулкынландырган дата. Быел ул бигрәк тә тантаналы шартларда дөнья күләмендә билгеләп үтеләчәк. Районда аңа нинди әзерлек бара? Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән газетабыз битләрендә бу хакта сөйләшүне дәвам итәбез.

–Дамир Рашатович, узган ел Җиңү бәйрәмен билгеләп үткәндә районыбызда 142 сугышта катнашкан һәм сугыш инвалиды булган ветеран яши иде. Бүгенге көндә алар күпме?

–Бөек Ватан сугышын кичкән, инде олыгаеп килгән ветераннарыбыз сафы, күңелнең моның белән ничек кенә килешәсе килмәсә дә, кызганычка кары, вакыт узган саен сирәгәя бара. Бүгенге көндә алар 115 кенә калды. Хәзерге вакытта җирлегебездә яшүсмер чагында фашист концлагерен үткән бер кеше, Ленинград блокадасында булган берәү, 1756 тыл хезмәткәре, инде вафат булган сугыш ветераннарының 399 тол хатыны яши.

–Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дигән гыйбарә бездә кайдагыга караганда да ныграк сакланадыр кебек. Ветераннарыбызга булган кадер-кайгыртудан чыгып әйтүем...

Әйе, бер генә ветеран, тыл фидакаре, сугыш чоры баласы да безнең игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Район башлыгы моны һәрдаим ассызыклый. Һәр оешмапредприятие үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан, яисә беркетелгән ветераннарның, тол калган хатыннарының, тыл ветераннарының социаль көнкүреш проблемаларын өйрәнеп, аларны хәл итү өстендә эшлиләр, матди ярдәм күрсәтәләр. Бу нәүбәттән бигрәк тә “Азнакайнефть” идарәсе, УТТ, “Бурение”, “Татбуртранс”, “ТатнефтьАзнакайРемсервис” ҖЧҖләренең эш тәҗрибәсе башкаларга зур үрнәк булып тора. Нефтьче ветераннарыбыз ел саен санатор-курорт юлламалары белән тәэмин ителә, катлаулы операцияләргә, дәвалануларга түләү чыгымнарында, торак ремонтында, көнкүреш товарларын яңартуда матди ярдәм күрсәтелә.

        Районыбыз ветераннарының сәламәтлеген кайгырту аерым игътибарда. Ел саен сугыш ветераннары һәм  нвалидларын диспансерлаштыру үткәрелә, аларны тар белгечлек табиблары даими тикшереп тора, чиратсыз медицина ярдәме күрсәтү оештырылган. Йөри алмаганнарның белгечләр өйләренә бара. Алар шулай ук кирәкле дарулар белән тәэмин ителә. Азнакай үзәк сырхауханәсендә ветераннарыбыз өчен өй шартларына туры китереп барлык уңайлыклар тудырылган 7 палата эшләнде, 5сен җиһазлау дәвам итә. Узган ел Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша 13 ветеранга тернәкләнү чаралары (кресло-коляска, махсус матрац, колак аппаратлары) кайтарылды. Районыбызның 52 өлкән кешесе “Ак чишмә” һәм Чалпы тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгытты.

       Федераль программа нигезендә 455 ветераныбыз бөтен уңайлыклары булган фатирлар белән тәэмин  телде. Бүгенге көндә 2 сугыш ветераны, 5 сугышта катнашканнарның тол хатыннары торак алуга чиратта тора.

     20 сугыш ветераны һәм инвалидларының, 29 толның, 132 тыл ветеранының өйләренә йөреп социаль хезмәт күрсәтелә. Алар бигрәк тә азык-төлек, дарулар алып кайту, ашарга әзерләүдә, авыл җирлегендә – су кертү, бакча эшләрендә ярдәмгә мохтаҗ. Шундый 181 өлкәнебез медицина, янгын, полиция, авария хезмәтләре белән тәүлек әйләнә элемтә урнаштырылган мобиль телефоннар белән тәэмин ителгән.

– Дамир Рашатович, ветераннарыбыздан туган көннәре, гаилә бәйрәмнәре белән тәбрикләүләре турында

рәхмәт хатлары килеп тора, җан җылысына да сусамыйлар кебек...

–Өлкәннәребезгә, тәгаен, монсы мөһимрәктер дә әле. Узган ел 90, 95, 100 яшьләрен билгеләп үткән 276 ветеранны өйләренә барып, тантаналы төстә котлау оештырылды. Аларга Россия Президентының шәхси котлавы һәм район башлыгы, җитәкчелек исеменнән, үзләре эшләп чыккан оешма-предприятиеләрдән чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, район башлыгы ел әйләнәсендә һәр ветеранны туган көннәре, гаилә бәйрәмнәре белән котлады. Бу изге гамәл, ветераннарыбыз белән очрашу-күрешүләр быелга чыккач та дәвам итә.

–Сүзебезне мәгълүм гыйбарәдән башлаган идек, яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмаган батыр якташларыбыз, инде арабыздан киткән ветераннарыбыз истәлекләре дә яңартыламы?

–Азнакай районыннан сугышка киткәннәр исемлеген яңарту, тыл фидакарьләрен барлау буенча бик зур эш башкарылды. 2015 елның башына сугышта катнашкан азнакайлылар саны 13535 дип тәгаенләнде. Белгәнебезчә, республикада тыл геройлары турында китап нәшер ителә, безнең районнан бу исемлеккә 16804 кеше турында мәгълүмат тупланды. Бер үк вакытта сугыш чоры балаларын барлау да дәвам итә.

Аларның саны 7175кә җитте.

     Хәрби комиссариат тарафыннан сугышта катнашкан, инде арабыздан киткән райондашларның кабер ташларын яңарту эшләре алып барыла. Бүгенге көнгә 1560 кабер ташы алыштырылды, ул быел да дәвам итәчәк.

     Азнакай муниципаль район җирлегендә 52 һәйкәл һәм архитектура комплексы бар. Авыл җирлекләрендә булганнарының хәл торышын өйрәнү буенча махсус төркем оештырылып, аларны яңарту чаралары күрелде, һәр авылда бу һәйкәлләр янәшәсенә тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балаларына багышланган мемориаль такталар калыкты. Азнакай шәһәрендә Мәңгелек ут мемориаль комплексын реконструкцияләү бара. Аны яңартуга 5 миллион сумнан артык акча каралды. Монумент янәшәсендәге стелада барлык фронтовикларның исемлеге уелачак. Җиңү бәйрәмендә шәһәребездә Җиңү паркын ачу күздә тотыла. Биредә 6 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарыла. Юбилейга районда 70 мең лалә чәчәкләре утыртылды, язын алар каһарман якташларыбыз истәлеген яңартып, тирә-юньгә ямь биреп утырыр. Азнакай урамнарының берсе “Җиңүнең 70 еллыгы” исемен йөртәчәк.

–Санаулы көн тиз үтә, Җиңү бәйрәменә дә нибары йөз көн чамасы вакыт калып бара. Бу көнне һәркем дулкынланып көтә...

–Юбилей тантаналарга бай булачак. Бәйрәм иртәсе Җиңү паркындагы радионокталардан агылган сугыш чоры җырлары белән башланып китәр дә, бу көйләр көн буена ишетелеп торыр. Әлбәттә, хәрби парад тантананың төп өлеше булачак. Ветераннарыбыз бәйрәм түрендә, игътибар үзәгендә булачак, алар утырган автомобильләр парктан Җиңү мәйданына күчеп, аларны халык сафлары алкышлар белән озата барыр. Бәйрәм театральләштерелгән тамашаларга да бай булыр дип көтелә. Илгә Җиңү яулап шәһит киткән әти-бабайларыбыз, Җиңүнең 70 еллык юбилеен безнең белән каршылау бәхетен татый алмаган ветераннарыбыз истәлеген яңартып, һәркайсыбыз якыннарының фотосурәтләрен тотып чыкса, бәйрәм тагын да мәгънәле, истәлекле төс алыр. Аларны бүгеннән дә соңга калмый әзерли башларга чакырабыз. Бу олуг бәйрәмгә әзерлектән берәү дә читтә калмасын иде.

 

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International